Нурлат сәламәтлек үзәгенә йөрүчеләр «Көзге утырма"да булдылар

2023 елның 6 октябре, җомга

Өлкәннәр көне кысаларында Нурлат шәһәренең актив озын гомер һәм сәламәтлек клубына йөрүчеләрне Җирлекара китапханә каршында эшләп килүче «Веста» клубына чакырдылар.

Чарада катнашучылар өчен оештыручылар кызыклы программа әзерләгәннәр.

Конкурслар, кызыклы викториналар, җылы сүзләр, шигырьләр, көз турында җырлар яңгырады. Хатын-кызлар көз турында халык әйтемнәрен искә төшерделәр, Көзге кайнатмалар әзерләү рецептлары белән уртаклаштылар. Очрашу чәй эчү белән дәвам итте", - дип сөйләде актив озын гомер һәм сәламәтлек Үзәге җитәкчесе Анжела Закирова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International