Аз керемле нурлатлыларга яшелчәләр таратылды

2023 елның 6 октябре, җомга

Традиция буенча, Нурлат районы мөхтәсибәте, халыктан гошер-сәдака җыеп алынганнан соң, ел саен аның бер өлеше белән мохтаҗлык кичергән шәһәрдәшләребез белән дә уртаклаша.

Шушы көннәрдә дә социаль яктан мохтаҗлык кичергән нурлатлылар өйләренә китерелгән яшелчәләргә бик сөенделәр.

"Нурлатта яшәүче 22 кешегә ярдәм күрсәтелде, нигездә, бу – күрү сәләте буенча инвалидлар. Аларга берәр капчык бәрәңге, кишер, чөгендер, берничә кабак татраттык. Транспорт белән безгә волонтерлар ярдәм итте", - дип уртаклашты мөселманнарның җирле Шура рәисе Якуб хәзрәт Сәлахетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International