Нурлатта «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбендә укытучыларны һәм тәрбиячеләрне хөрмәтләделәр

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Укытучылар һәм мәктәпкәчә белем оешмалары хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы районның иң яхшы педагогларын җыйды.

Укытучылар көненә багышланган чара бик җылы шартларда узды. Зал тулы, сәхнәдә яшь артистлар һәм аларның педагоглары тамашачыны үзләренең иҗаты һәм талантлары белән сөендерә.

Җыелган педагогларны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, Нурлат район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Алсу Рәхмәтуллина, Гомумроссия мәгариф профсоюзының Нурлат территориаль оешмасы Рәисе Фәридә Сәгыйрова сәламләделәр һәм котладылар.

Күпьеллык намуслы хезмәте, эштә югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен дистәләгән укытучылар һәм тәрбиячеләр тармак бүләкләре белән бүләкләнделәр: Россия Федерациясе Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесе, «Яшь педагог», “Мактаулы остаз билгесе” белән, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Залда кунаклар арасында гомер буе үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү эшенә багышлаган ветеран педагоглар да бар. Чакырылганнар арасында иң тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе, 20 елдан артык Фома урта мәктәбе директоры булып эшләгән Минсәлим Мирзаҗан улы Кәримов. Быел ул үзенең 88 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.

Күптән түгел үзләренең 70 яшьлек Юбилейларын билгеләп үткән Төрнәс урта мәктәбеннән Винокурова Евгения Генадиевна, аның педагогик стажы 30 елдан артык, педагогик хезмәт ветераны Садертдинова Разия Идрисовна, педагогик стажы 40 елдан артык, педагогик хезмәт ветераны, балалар бакчасы мөдире булып эшләгән, 40 елдан артык эш стажы белән, Хамәтвалиева Алсу Хәбибулла кызы билгеләп үтелде.

Бәйрәм матур үтте, ул тантанага килгән һәркем күңелендә уңай тәэсирләр генә калдырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International