Педагог һәм остаз елында яраткан укытучыларына рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән әлеге проект 100% волонтерлык проекты рәвешендә булдырылган.
Тантаналы чарада педагогик хезмәт ветераннары, укытучылар, тәрбиячеләр, меценатлар, волонтерлар катнашты, шулай итеп Нурлат шәһәренең яңа төзекләндерелгән территорияләре картасында яңа сквер барлыкка килде.
Скверны булдыру идеясе комсомол ветераннарына карый, алар үзләренең шәхси мөмкинлекләре белән кушылып конструкциясен ясаганнар, ә аннары әкренләп аларга күп кенә шәһәр кешеләре дә кушылган.
Яңгырлы һава торышына карамастан, укытучыларын искә алырга теләүчеләр күп булды.
- Безнең шәһәрдә берничә сквер – тимер юлчылар скверы, нефтьчеләр скверы, шикәрчеләр скверы, журналистлар скверы бар. Хәзер менә укытучылар скверы да булдырылды. Ә бит укытучылар скверы беренче булырга тиеш иде, чөнки нәкъ менә укытучы безнең һәрберебезгә тормышка юллама бирә, – дип билгеләп үтте район Башлыгы Дамир Ишкинеев.
Әлеге проектны оештыручыларга рәхмәтен белдереп, Дамир Азатович тантанага килгән педагогларны Укытучылар көне белән котлады.
Биредә җыелучылар чын күңелдән теләкләрен белдерделәр: сквер төзү белән бәйле эш үз шәкертләрен тапсын иде һәм мондый скверлар шәһәрнең һәр микрорайонында барлыкка килсен иде.