"Камыр Батыр" балалар бакчасы базасында «Туган телдә (чуаш телендә) мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы иң яхшы педагог» республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Конкурс Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан халыклары Ассамблеясы» төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты тарафыннан үткәрелә. Ул туган чуаш телендә тәрбияләү һәм укытуны гамәлгә ашыручы иҗади педагогларны ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Конкурсның төп максаты-туган телдә мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагогларның иҗади һәм һөнәри активлыгын стимуллаштыру.
Конкурста шәһәрнең мәктәпкәчә учреждениеләреннән 7 тәрбияче катнашты: Людмила Данилова (“Камыр Батыр”), Любовь Веренцова (“Тиенкәй”), Екатерина Даркина (“Светлячок”), Антонина Яллина (“Буратино”), Зоя Цыганова (“Чишмәкәй”), Марина Иванова (“Чык тамчысы”), Тамара Романова (“Теремкәй”). Шулай ук анда Егоркино авылы балалар бакчасыннан тәрбияче Луиза Терентьева да катнашты.
- Әлеге конкурс беренче тапкыр үткәрелә, без аны ике елга бер тапкыр гамәлгә ашырачакбыз. Конкурс катлаулы, сынаулар җитди булачак. Бүген без иң көчлеләрне ачыклаячакбыз, җиңүче безнең районны Чүпрәле районында узачак зона этабында тәкъдим итәчәк. Барлык катнашучыларга да уңышлар һәм җиңүләр телибез, - диде район мәгариф идарәсе методисты Татьяна Абакшина.
Башта конкурсантлар өй эшен тәкъдим иттеләр: алар «Минем педагогик табышым» темасына эссе белән таныштырдылар. Шулай ук аларга конкурсның башка этапларын да үтәргә туры килә: балалар белән педагогик чара үткәрергә һәм тәрбияченең методик лабораториясе белән таныштырырга кирәк була. Барлык тәрбиячеләр дә сынауларга бик җаваплы, җентекләп әзерләнделәр. Ләкин конкурс, конкурс инде.
Барлык этаплар нәтиҗәләре буенча «Камыр Батыр» балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Данилова җиңүче булды. Икенче урында Антонина Яллина, өченче призлы урынны Тамара Романова алды.
- Мондый чаралар ярдәмендә без үсеп килүче буынны милли мәдәнияткә җәлеп итәбез, шулай итеп, туган якның гореф-гадәтләрендә һәм традицияләрендә бала туган телгә карата хөрмәт нәрсә икәнен аңлый. Бакчада безнең музей бар, анда балалар рәхәтләнеп йөриләр һәм борынгы әйберләрне карыйлар, бик күп сораулар бирәләр, алар өчен монда барысы да бик кызыклы. Телне, нигездә, хәрәкәтчән уеннар аша өйрәнәбез. Уеннарда халкыбызның көнкүреше һәм хезмәте чагыла, - дип билгеләп үтте конкурсның муниципаль этабы җиңүчесе Людмила Данилова.
Конкурста җиңүчеләрне һәм катнашучыларны мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Рәхмәтуллина котлады. Ул дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә Людмила Даниловага зона сынауларында да уңышлар теләделәр.