Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев Айдар Метшин белән бергә кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгән нурлатлылар белән очрашты.
Очрашу ачык диалог форматында узды. Дамир Ишкинеев һәм Айдар Метшин сугышчылар белән акчалата һәм матди-техник тәэмин ителеш, аларның гаиләләренә ярдәм чаралары, көнкүреш шартлары, китерелә торган гуманитар ярдәм турында фикер алыштылар.
"Сез-Ватанны саклаучы чын геройлар. Батырлыгыгыз, лаеклы хезмәт итүегез өчен рәхмәтемне белдерәм», – дип мөрәҗәгать итте сугышчыларга Айдар Рәисович.
“Сез куйган хәрби бурычларны үтәгәндә туганнарыгыз һәм якыннарыгыз бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен, без һәрвакыт аларга һәрнәрсәдә ярдәм итәргә әзер", – дип кушылды Дамир Ишкинеев.
Очрашуда шулай ук шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин, «Ватанны саклаучылар» оешмасының хәрбиләргә ярдәм фонды филиалы координаторлары Татьяна Әхмәтҗанова һәм Юрий Кузьмин, оешманың махсус хәрби операция уздырылу зонасына гуманитар сәфәрләр оештыручы Владислав Кузьмин һ. б. катнашты.
Биредә бүләкләү тантанасы узды: Айдар Метшин һәм Дамир Ишкинеев контракт нигезендә хезмәтне тәмамлаган ике хәрбигә сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгын тапшырдылар.
Мобилизацияләнгәннәр үз чиратында хәрби хезмәт көннәре турында сөйләделәр. Алар район җитәкчелегенә гаиләләренә күрсәткән ярдәме өчен, ә район халкына җибәргән гуманитар ярдәме өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
"Сезнең ярдәмегез безгә бик мөһим. Һәр алынган посылка белән без сезнең йөрәк җылысын, туган йорт җылысын тоябыз. Барлык егетләр исеменнән дә сезнең ярдәмегез өчен рәхмәт», – диде көрәшчеләрнең берсе. Очрашуга аның белән бергә хатыны Наталья һәм улы Алексей да килгән иде.
"Һәр көнне әтиемнең хәбәрен түземсезлек белән көтәбез, борчылабыз. Аның ялга кайтуы безнең өчен күптән көтелгән вакыйга. Әтием хәрби бурычын үтәгәндә, әнием һәм апам өчен ярдәм һәм таяныч булырга тырышам",-дип уртаклашты 15 яшьлек Алексей.