73нче янгын сүндерү-коткару бүлеге йорт-вагоннарны һәм капиталь булмаган объектларны тикшерү буенча рейдлар үткәрә

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

Тикшерүләр 3-24 октябрьдә үткәрелә.

73нче янгын сүндерү-коткару бүлеге саклаган объектларда янгын чыгуны булдырмау һәм кисәтү максатыннан, «Нурлатнефть» НГДУсының вагон-йортларын һәм капиталь булмаган (вакытлыча) объектларын тикшерү буенча рейдлар үткәрелә.

 Янгыннар килеп чыкмасын өчен түбәндәге таләпләр куела:

- барлык тәгәрмәчле вагон-йортларны беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырырга кирәк;

 

автомат янгын сигнализациясе белән вагон-йорт җиһазлау һәм аны тиешенчә эксплуатацияләү, хезмәт күрсәтү;

- электр җайланмалары һәм электротехник эшләнмәләр ПУЭ һәм ПТЭЭП таләпләренә туры килергә тиеш;

- электр приборларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу рөхсәт ителми;

- яхшы күренә торган урыннарда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында инструкцияләр, янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы затның фамилиясе, исеме, атасының исеме турында мәгълүмат эленергә тиеш;

-җылыту приборларын дөрес урнаштыру таләпләргә туры килергә тиеш.

 

73нче ПСЧ инженеры Н.А.ЛОГИНКИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International