Татарстанда "Экология" илкүләм проекты буенча төп урман барлыкка китерүче токымнарның 2,3 мең кг орлыгы әзерләнгән

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

Татарстанда «Экология» милли проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында төп урман барлыкка китерүче токымнарның орлыкларын җыю дәвам итә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан үрчетү һәм урман үстерү бүлеге мәгълүматлары буенча, 2023 ел башыннан 2,3 мең кг орлык әзерләнгән, шулардан чыршы – 226 кг, нарат – 457 кг, карагай – 15 кг, каен – 25 кг, юкә – 9 кг, имән – 1,6 мең кг.

Орлык җыю буенча лидерлар арасында-республиканың Түбән Кама, Кызыл Йолдыз, Мамадыш һәм Арча урман хуҗалыклары белгечләре, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте.

"Хәзерге вакытта каен һәм имән орлыклары әзерләнә. Җыелган орлыклар Татарстан Республикасы урманны саклау үзәгенә тикшерүгә җибәрелә, - дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. - Быел имәннең уңышы түбән, шуңа күрә планны башка токымнар хисабына үтәү бурычы куела".

Аның сүзләренә караганда, 2023 елда урманчыларга ким дигәндә 11455 кг орлык әзерләргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International