Рәис Сөләйманов үз укытучыларына район газетасына язылу бүләк итте

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов «Нурлат-информ»ның «Рәхмәт сиңа, укытучым!» проектында катнашты һәм үзенең элеккеге укытучыларына 2024 елның беренче яртыеллыгына район газетасы «Дуслык»ка язылу бүләк итте.

Рәис Әхтәм улы Нурлат шәһәренең 2нче мәктәбен тәмамлаган. Әлеге акция барышында ул үзенең элеккеге сыйныф җитәкчесе Ольга Васильевна Антоновага, химия укытучысы Татьяна Николаевна Масловага һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Габдрахман кызы Хаметовага район газетасын яздырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International