Нурлатлылар депутаттан социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорадылар, шәхси характердагы мөрәҗәгатьләр дә булды.
"Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакованың чираттагы кабул итүе узды. Нурлат районы халкы депутатка онлайн-режимда мөрәҗәгать итте.
Нурлат шәһәрендә яшәүче Людмила Батыршина инвалидны реабилитация үзәгенә урнаштырырга ярдәм итүен сорады. Мөрәҗәгать итүченең сүзләренә караганда, бу нурлатлы әти-әнисе үлгәч, яшәү урыныннан мәхрүм калган һәм бүген ярдәмгә мохтаҗ. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән тагын бер нурлатлының мөрәҗәгате ишетү аппараты өчен запас частьләр сатып алуга кагыла. Людмила Николаевна бу мәсьәләләрне шәхси контрольгә алды.
Монда ук ТР Дәүләт Советы депутаты сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көненә бүләкләргә, шулай ук "Дуслык" ("Дружба", "Туслах") район газетасына язылу кампаниясенә кагылышлы мәсьәләләрне карады. Ул Нурлат районының 5 педагогик хезмәт ветеранына район газетасын яздырып, "Нурлат-информ"ның “Рәхмәт сиңа, укытучым!” проектына кушылды.