Бу көнне түләүсез юристлар ярдәме 11 нурлатлыга күрсәтелде.
«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә оештырылган халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең чираттагы көне, традиция буенча, нурлатлылар активлыгы белән узды.
Көн дәвамында биредә Нурлат районында РФ пенсия һәм социаль иминият фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Мәхмүдова, Нурлат районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Идрис Кәримов, нотариус Гөлнара Мөбарәкшина, «БТИ ТР» АҖнең Нурлат филиалы юрисконсульты Василий Савельев һәм адвокат Наталья Сөләйманова катнашты.
Нурлатлылар аларга пенсия, инвалидлык билгеләү, мирас рәсмиләштерү, йортлар, участокларны ызанлау һ.б. сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.