Проектны беренче булып Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова хуплады.
«Нурлат-информ» 2024 елның 1 яртыеллыгына «Дуслык» («Дружба», «Туслах») район газетасына язылу кампаниясе кысаларында «Рәхмәт сиңа, укытучым!» проекты башлануы турында хәбәр итә. Проектны без Россиядә быел игълан ителгән остаз һәм педагог елында, шулай ук укытучылар көне алдыннан символик рәвештә башлап җибәрдек.
Безнең проектны беренче булып Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова хуплады. Людмила Николаевна районыбызның 5 хөрмәтле педагогик хезмәт ветеранына-Сафиуллина Светлана Хариевна, Лобанова Мария Филипповна, Измайлов Вәлиҗан Мөхәммәтҗан улы, Максимова Мария Алексеевна һәм Белов Юрий Ильичка газетабызны яздырды.
«Рәхмәт сиңа, укытучым!» проектына теләгән һәркем кушыла ала. Моның өчен иң якын почта бүлегенә яки редакциянең реклама бүлегенә килергә һәм игътибар һәм рәхмәт йөзеннән яраткан укытучысына район газетасын яздырырга кирәк.