Нурлатлылар ГТО нормативларын коллективлар белән тапшыралар

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» ВФСК катнашучылары сафларын «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ махсус тукталышы хезмәткәрләре тулыландырды.

Район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре коллективлары ГТО нормативларын актив тапшыруларын дәвам итәләр. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы – коллективларга сәламәтлек һәм физик активлык турында кайгыртуларын күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.

Шушы көннәрдә ГТО сынауларын «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ махсус тукталышы хезмәткәрләре узды, алар җитезлек, чыдамлык һәм яхшы әзерлек күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International