Кайнар линия 2-13 октябрьдә эшләячәк.
«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Нурлат филиалы грипп, ОРВИ һәм коронавирус инфекциясен профилактикалау мәсьәләләре буенча 8 (84345) 2-05-39, 2-05-40 телефоны буенча «кайнар линия» үткәрә.
Шалтыратулар дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00дән 16.00га кадәр кабул ителә.