Нурлатның 8нче мәктәбе укучыларына журналист һөнәре турында сөйләделәр

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Шәһәрнең 8нче мәктәбе укучылары журналистлар белән очрашты.

2024 елның 1 яртыеллыгына «Дуслык» («Дружба», «Туслах») район газетасына язылу кампаниясе кысаларында бүген 8нче шәһәр мәктәбендә «ТАТМЕДИА»ның «Нурлат-информ» АҖ филиалы җитәкчесе баш мөхәррир Резеда Гиняева «Яшь журналист» түгәрәгенә йөрүче 7нче сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде (җитәкчесе Рәисә Садретдинова).

Журналистика, телевидение һәм газета хәбәрчеләренең эше турында ачык сөйләшү шулкадәр мавыктыргыч булды ки, балалар вакытның ничек узганын сизмәде дә. Резеда Әкрамовна җирле массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлегенең нечкәлекләре, бүгенге журналистка хас сыйфатлар турында җентекләп сөйләде. Биредә үк бергәләп эшләү планы да билгеләнде.

Укучылар исә, үз чиратында, актив рәвештә әңгәмәгә кушылдылар, кызыклы сораулар бирделәр. Кыскасы, очрашу балаларда бик күп күңелле тәэсирләр калдырды, истәлеккә күмәк фоторәсемгә дә төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International