ВФСК ГТО җәйге фестиваленең зона этабында Нурлат районы спортчылары командасы уңышлы чыгыш ясады.
Команда составына 14 катнашучы керә, алар түбәндәге нормативларны тапшыра: ату, тартылу, гер ыргыту, кысу, озынлыкка сикерү, гимнастика эскәмиясеннән авыш тартылу, кыска һәм зур дистанцияләргә йөгерү.
Хәзер Нурлат командасы читтән торып узачак республика этабында чыгыш ясаячак.