Дамир Ишкинеев Нурлат волонтерларын “Үзебезнекеләр өчен тегәбез Нурлат" хәрәкәте оешуга 1 ел тулуы белән котлады

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Бүген «Үзебезнекеләр өчен тегәбез Нурлат» волонтерлар хәрәкәтенең тегү штабында Район башлыгы Дамир Ишкинеев Нурлат тегүчеләре белән очрашты.

Ул бирегә шәһәрдәшебез Татьяна Ямугина оештырган хәрәкәтнең бер еллыгы уңаеннан килде.

"Күптән түгел волонтерлар миңа солдатларыбызга кием тегү өчен махсус тегү техника сатып алуны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Кыска вакыт эчендә без кирәкле җиһазларны сатып алып, тегүчеләргә тапшыра алдык. Бүген мин алар янына килеп, аларның эшчәнлеге белән танышырга булдым. Биредә көн саен районның 15-20 битараф булмаган кешесе фронттагы сугышчыларны һәм госпитальләрдә дәваланучыларны кием белән тәэмин итү өчен эшли. Мин аларга игелекле гамәлләре һәм ачык йөрәкләре өчен рәхмәтлемен», – дип билгеләп үтте Дамир Азатович.

 

Ул һәр тегүче белән сөйләште, штабта тегү техникасы төрләре белән танышты, волонтерлар аңа әзер кием, әзер кисү, госпиталь өчен мендәрләр, кыскасы, алар  эшчәнлекләренең барлык якларын да күрсәттеләр. Шулай ук алар бергәләп чәй өстәле дә оештырдылар, бәйрәм көненә волонтерларның берсе Маргарита Литта хәрәкәт логотибы белән торт пешергән. Бу көнгә хәрби операция зонасында булган сугышчы Татьяна Ямугинаның тормыш иптәше  махсус бу көнгә заказ биреп китерткән пирожныйлар да һәркем өчен сюрприз булды. Штабка Егоркино авылыннан җирле клуб бинасында кием тегүне оештырган волонтерлар да үз күчтәнәчләре белән килде.

Очрашу яхшы дуслык атмосферасында узды һәм истәлеккә гомуми фотога төшү белән тәмамланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International