Бүген Нурлат Халыклар дуслыгы йортында «Туган йортыбыз – Татарстан» Республика этнофестиваленең зона этабын булып узды.
Быел ул юбилейлы 10нчы тапкыр үткәрелә. Анда республиканың 5 районы-Аксубай, Әлки, Алексеевск, Яңа Чишмә һәм Нурлат районнары вәкилләре катнашты.
"Республика буенча барлыгы 7 сайлап алу туры узачак, һәм без быел сезнең шәһәрдән старт алачакбыз. Без инде беренче тапкыр гына зона этабын Нурлатта уздырмыйбыз, монда һәрчак барысы да югары дәрәҗәдә уза. Бүген катнашучылар жюри әгъзаларына хореография, вокал һәм инструменталь юнәлештә үз талантларын күрсәтәләр», – дип билгеләп үтте жюри әгъзасы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният һәм Сәнгать советы әгъзасы Светлана Измайлова.
Яңа Чишмә районының «Илем» ансамбле әгъзалары да үзләренең иҗатларын тәкъдим иттеләр.
"Безнең ансамбль 1990 елдан башлап эшли, шул вакыттан бирле без күп кенә конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашабыз. Нурлатка да рәхәтләнеп киләбез, монда һәрвакыт уңайлы шартлар хөкем сөрә», – дип уртаклашты иҗат коллективы җитәкчесе Владимир Охотников.
Фестивальдә иң күп катнашучыларның безнең районны тәкъдим итүенә гаҗәпләнәсе юк. Чыгыш ясаучылар арасында Нурлатның «Ветеран» хоры да бар иде. Бәйрәм кунаклары игътибарына алар «Сылу кыз» җырын тәкъдим итте.
"Без ел саен бу фестивальдә катнашабыз, аннан рухи көч һәм энергия заряды алабыз. Безнең дуслыгыбыз, бердәмлегебез һәм иҗатка мәхәббәтебез – төрле конкурсларда уңышларыбызның сере», - дип сөйләде хор әгъзалары.
"Бу фестиваль Халыклар бердәмлеге көне алдыннан уза, һәм аның юбилейлы 10нчы сезоны символик рәвештә милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына туры килде. Зона этабында җиңүчеләр 3 ноябрьдә Казанда узачак зур гала-концертта катнашачак», - диде Нурлатта Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева.