Нурлат районында 90 яшен тутырган 150 дән артык кеше яши

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Кичә Өлкәннәр декадасы башланды. Бу чор, традиция буенча, өлкән буын вәкилләренә игътибар һәм кайгырту белән тулы.

Социаль фонд мәгълүматлары буенча, Нурлат районында 16 меңнән артык пенсия яшендәге кеше яши. 80 яшьләрен тутырган 2 меңгә якын, 90ны тутырган 150дән артык кеше гомер итә. Районда яшәүче Бибигамбар Әхмәдиева быел үзенең 106 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Районда 329 нурлатлы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә патронатта тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International