Нурлатта наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Нурлат муниципаль районында наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында наркотиклар белән бәйле хәлнең торышы турында фикер алыштылар.

Утырышны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев үткәрде. Монда куркыныч янаган төркем гаиләләре, балалары һәм яшүсмерләре белән профилактик эшнең ничек оештырылуын карадылар. Бу темага Нурлат үзәк район хастаханәсе табиб-наркологы Семен Федотов чыгыш ясады.

Аның мәгълүматларын район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина һәм полиция начальнигы Гомәр Минһаҗев тулыландырды, ул шулай ук районда наркотиклар куллануга каршы көрәш, «Мәк-2023» оператив-профилактик операциясе нәтиҗәләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International