Нурлат районында гошер сәдакасы җыю дәвам итә.
Бу-уңышның уннан бер өлеше күләмендә түләнә торган хәйрия төре.
Район мөхтәсибәтендә гошер сәдакасын җыю үзәкләштерелгән тәртиптә башкарыла.
"Бүгенге көндә без нурлатлылардан гошер сәдакасы рәвешендә 7 тонна бәрәңге, 2 тоннага якын башка яшелчә – кишер, чөгендер, кабак, суган һәм башкалар кабул иттек. Кайбер гошер сәдакасы тозлы кайнатмалар рәвешендә түләнә. Җыелган хәйриянең бер өлеше мохтаҗ нурлатлыларга ике туклану пунктында – Шикәрчеләр микрорайоны мәчете һәм Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәге янында кайнар төшке аш әзерләүгә китәчәк. Икенче өлешне аз керемле, социаль яктан якланмаган нурлатлыларга, күп балалы гаиләләргә таратачакбыз», – дип сөйләде Нурлат районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәйфуллин.