Ул хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар истәлегенә багышлана.
Спартакиада ачылышы бик тантаналы һәм дулкынландыргыч булды.
Ольга Ильина җитәкчелегендәге “ЭСПЕРАНСА” эстрада бию ансамбле кызлары башкаруындагы бию композициясе дә, кунаклар һәм чакырылганнар чыгышлары да, бер минут тынлык та, биредә яңгыраган патриотик җырлар да барысы да вакыйганың мөһимлеген ассызыклады.
ТРО ВООВ «Сугышчан туганлык» җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Сафиуллин үзенең кереш сүзендә әлеге чараның максаты итеп Әфганстан, Чечня, Дагыстан җирләрендә, башка локаль конфликтларда, махсус хәрби операция барышында һәлак булганнарга хөрмәт билгеләнеләнелүен ассысыклап үтте һәм шәһәрдә Спартакиада үткәрү матур традициягә әверелер һәм үз сафларына күбрәк яшьләрне җәлеп итәр дигән өмет белдерде.
Район Башлыгы Дамир Ишкинеев, яшьләрне патриотик тәрбияләү эшендә мөһим булган чараны оештыручыларга рәхмәтен белдереп, Ватаныбыз чикләрен саклаганда гомерләрен биргәннәрнең хәтере никадәр мөһим булуын ассызыклады. Ә Әфган сугышы ветераны капитан Марат Абдрахманов Ватан өчен һәлак булган солдатларның чыннан да үз Ватанының тугры уллары булуын билгеләп үтте.
Микрофонга чыккан махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Александр Малыгинның әти-әнисе күз яшьләре белән дулкынлангач та, ә Али Хайровның, аның улы да һәлак булган һәм кыска вакытлы ялга кайткан Александр Ялинның кыскача чыгышларын абсолют тынлыкта тыңлагач, аеруча дулкынлану кичерделәр. Кунаклар арасында ялга кайткан Дмитрий Горшков һәм Айназ Бадыйгин да бар иде.
7 төр ярышларда: шәхси йөгерү, озынлыкка сикерү, ераклыкка граната ыргыту, армрестлинг, автоматны сүтү һәм җыю, командакүләм аркан тартышу, киртәләр белән йөгерү барысы да кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Җиңүчеләр грамоталар һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.
Ләкин иң мөһиме-спортны яратучы, туганлыкны һәм иптәшләрнең ярдәмен кадерләүче фикердәшләр бәйрәменең бик игелекле атмосферада узды.
Башлангыч салынган, Спартакиаданың нурлатлылар өчен яңа, яхшы традициягә әвереләчәгенә беркемнең дә шиге юк.