Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев өлкәннәр көне алдыннан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булды, анда яшәүчеләргә җылы теләкләрен җиткерде.
"Хөрмәтле ветераннар, өлкән буын кешеләре! Сезгә иминлек, озын гомер ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф телим. Киләчәктә дә сезнең күңелегездә уңай атмосфера булсын», - диде ул һәм өлкәннәр декадасы чорында алар өчен төрле чаралар оештырылачагын билгеләп үтте.
«Нурлат АТП»сы җәмгыяте генераль директоры Идрис Кәримов, «ТатРИТЭКнефть» сәүдә-сәнәгать палатасы инженеры Гүзәл Әһлиуллина, район хәрби комиссары Заһир Абдуллин, интернат-йорт җитәкчесе Роберт Газизуллин һ. б. интернат-йортта яшәүчеләргә яхшы теләкләр теләделәр. Чишмәкәй чуваш җыры ансамбле, апалы-сеңелле Волковалар триосы, “Өмет”, “Нур” вокаль коллективлары, балалар чыгыш ясады