Росреестр һәм Роскадастр эшкә урнашу тәртибе турында сөйләячәкләр

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

29 сентябрьдә сәгать 10нан 12гә кадәр Росреестр һәм Роскадастр Татарстан Республикасы буенча эшкә урнашу тәртибе турында кайнар линия үткәрәчәк.

Чара Росреестрның 15 еллыгына багышлана һәм «Кадрлар потенциалы» айлыгы кысаларында узачак.

8 (843) 255-25-71 телефоны буенча татарстанлылар ачык вакансияләр, эш эзләүчеләргә карата таләпләр һәм эш шартлары турында белә алачак.

Ведомство ресурсларында иң популяр сораулар һәм җаваплар бастырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International