Очрашуда актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Нурлатта авылда хуҗалык итүнең кече формалары белән эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашты. Киңәшмәгә шулай ук сөт җыючылар да чакырылган иде.
Бүгенге көндә Нурлат районында 77 фермер хуҗалыгы бар, 2020 елга үсеш 115 процент тәшкил итә. КФХда 5249 баш эре мөгезле эре терлек асрала, шуларның 2754е – савым сыерлары. Баш саны кими. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов билгеләп үткәнчә, бу көтүне сәламәтләндерү эше белән бәйле. Шул ук вакытта кайбер КФХларда терлекләр саны арта.
Әйтик, «Шәйдуллин А.А». фермер хуҗалыгында сыерлар саны 301гә җитте, «Ганиева И. И.» КФХсында – 70, «Гарифуллин Ф. Т.» КФХсында 139 баш сыер асрала. Дамир Азатович район фермерларын көтү санын киметмәскә чакырды.
Район ветеринария берләшмәсе башлыгы Илнур Хәнәфиев авыл хуҗалыгы терлекләрен идентификацияләү буенча эш барышы, шулай ук терлекләрнең төрле авырулары белән бәйле куркыныч очраклар турында сөйләде. Фермерлар шулай ук «Россельхозбанк»ның “СВОЁ” экосистемасы һәм Төрнәс сөт комбинаты эшчәнлеге белән таныша алдылар.
Киңәшмәдә сөт сатып алу бәяләре мәсьәләсе дә күтәрелде. Чара бүләкләү белән тәмамланды. Дамир Азатович Николай Михайловка һәм Галимулла БИКТАШЕВКА Мактау грамоталары тапшырды.