Бүген «Мәктәп чисталык Кубогы» экологик турнирының беренче этабы узды.
Бүген Нурлатта «Мәктәп чисталык Кубогы»на 400 гә якын укучы җыелды. Экологик турнир өч этаптан тора, беренчесе «Чиста уеннар» дип атала, ул республиканың 6 муниципаль районында уза. Нурлат экотурнирда катнашучыларны кабул иткән бишенче шәһәр булды.
"Чиста уеннар" - табигый территорияләрне чүп-чардан чистарту һәм мәктәп командалары арасында калдыкларны бүлеп җыю буенча команда ярышлары. Нурлатта катнашучыларга аэропорт территориясен җыештырырга туры килде. Бер сәгать дәвамында 4 кешелек командалар чүп-чарны аерым пакетларга махсус әзерләнгән урналарга җыйдылар. Һәр капчык чүп өчен алар билгеле бер баллар алды. Беренчел мәгълүматлар буенча, катнашучылар 464 капчык чүп-чар җыйган, бу якынча 14 030 килограмм дигән сүз.
Уеннар башланыр алдыннан чарада катнашучыларны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде һәм аларга уңышлар теләде. Гомумән, турнирның беренче этабында Нурлат районының 134 укучысы катнашты. Аларга икенче этапны «Башка эш» платформасында экологик онлайн-марафонны узарга туры киләчәк. Турнирның беренче ике этабын уздыру нәтиҗәләре буенча беренче иллелеккә кергән команда Казанда узачак экологик квизда катнашачак