Дамир Ишкинеев Нурлат тәрбиячеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы тәрбиячеләрне һәм мәктәпкәчә учреждениеләрнең барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлап матур теләкләрен җиткерде.

"Безнең тәрбиячеләребез, игелегегез һәм аңлавыгыз, җылылык өләшүегез өчен рәхмәт! Һәрберебезнең тормышында иң мөһим кешеләр, Сез-беренче остазлар. Тормыш юлында беренче адым ясарга ярдәм итүчелә. Ә ата — аналар өчен Сезнең шулай ук алыштыргысыз ярдәмчеләр булуыгызны да без хәзер аңлыйбыз. Мавыктыргыч чаралар, көчле эмоцияләр һәм һәр сабыйга ягымлы карашыгыз өчен рәхмәт. Эшегездән тәм табып эшләргә язсын. Бәхет, ныклы сәламәтлек һәм игелекле балалар телим!- дип язган Дамир Азатович үзенең телеграм-каналында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International