Бу атнада «Нурлат-информ»ның «Талант-ТВ» проекты башлана

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Проектның беренче геройлары - «Алсу» балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре.

Шушы көннәрдә Нурлат шәһәренең «Алсу» балалар бакчасы хезмәткәрләре тулы составта район газетасына язылды. Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләр көне алдыннан Нурлат телевидениесенең төшерү төркеме әлеге балалар бакчасында булды. Проект геройлары балалар бакчасына йөрүче талантлы балалар булды. Алар катнашындагы телетапшыруны бу җомгада ук карарга мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, проектта теләсә кайсы белем бирү учреждениесе катнаша ала. Моның өчен сентябрьдә бөтен коллектив белән «Дуслык» (“Дружба”, “Туслах”) газетасына язылырга һәм редакциягә язылу квитанцияләрен җибәрергә кирәк.

Сентябрьдә альтернатив язылу бәясе 520 сум. Почта аша язылу 865 сум 44 тиен тора.

Җентеклерәк мәгълүматны 2-36-13 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International