Нурлатның 2 нче мәктәбендә узган ачык дәрестә республиканың монополиягә каршы хезмәте эшчәнлеге турында сөйләделәр

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Аны Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь үткәрде.

Унынчы сыйныф укучылары республиканың монополиягә каршы федераль хезмәте хезмәткәренең чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар. Андрей Николаевич үзләренең нәрсә белән шөгыльләнүләре һәм эшчәнлекләре кулланучыга һәм гомумән дәүләткә файдалы булуы турында аңлаешлы итеп сөйләде.

"Россия Федераль монополиягә каршы хезмәт Идарәсенең төп бурычы – базарга керү өчен тигез шартлар булдыруны контрольдә тоту һәм Россиянең киләчәге хакына эшкуарлыкны нәтиҗәле яклау, – дип билгеләп үтте Андрей Розенталь. - Нәкъ менә ирекле, намуслы конкуренция алга баруга, ягъни базар мөнәсәбәтләрен үстерүгә ярдәм итә. Бу процессны контрольдә тотарга закон бозучыларны каты җәзалаучы федераль законнар ярдәм итә.

Балалар үзләре дә икътисад буенча белемнәрнең югары дәрәҗәсен күрсәттеләр, бүгенге вакыйгалардан чыгып, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Ә Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары китергән республика идарәсе практикасыннан мисаллар укучыларга кызыклы булды һәм аларны базарда монополистлар, реклама турындагы законнарны еш бозулар турында уйланырга мәҗбүр итте.

Һичшиксез, очрашу барлык катнашучылар өчен дә бик файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International