29 сентябрьдә "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.
8:00-09:30 – Нурлат районында Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Мәхмүдова Лилия Фәйзехан кызы.
9:30-11:00 – Нурлат районында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Кәримов Идрис Габделбар улы.
11:00-12:30 – Нурлат нотариаль округы нотариусы Мөбарәкшина Гөлнара Наил кызы.
12:30 – 14:00 – «БТИ ТР» оешмасының Нурлат филиалы юрисконсульты Савельев Василий Александрович.
14:00 15:30 - адвокат Сөләйманова Наталья Хәлилевна.
Алдан язылу өчен телефон: 2-28-24.