"Нурлатнефть" НГДУда өйрәнү форматында эвакуация узды

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Сентябрьдә 73нче ПСЧ хезмәткәрләре Нурлат шәһәре, Совет урамы, 100 йорт адресы буенча ЦУИРМ (Нурлатнефть НГДУсы) административ бинасын эвакуацияләү буенча уку-күнекмә дәресләре үткәрделәр.

Тренировканың максаты персоналны өйрәтү һәм аның ашыгыч эвакуациягә һәм янгынны сүндерү буенча гамәлләргә әзерлеген тикшерү, янгын күзәтчелеген чакыру буенча гамәлләрне һәм автомат янгын сигнализациясе эшләгәч, аннан соңгы гамәлләрне эшләп карау күнекмәләрен ныгыту.

Гомуми эвакуация тәмамлангач, эвакуацияләнгән кешеләрне тикшерделәр, дип хәбәр итте инспектор Лилия Шәкүрова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International