Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре район басмасын чуаш телендә алдырачаклар.
Мәгариф учреждениеләре коллективлары 2024 елның беренче яртыеллыгына «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасына язылу кампаниясе кысаларында «Нурлат-инфор» игълан иткән проектны хуплады. Аның шартлары буенча, район газетасына бөтен коллектив белән сентябрь ахырына кадәр язылырга өлгергән белем бирү оешмалары оригиналь бүләк ала: «Талант-ТВ» проекты кысаларында Нурлат ТВ әлеге коллектив турында 7 минутлык фильм төшерәчәк.
Әлеге проектка беренче булып Урта Камышлы авылының 38нче номерлы мәктәпкәчә белем коллективы кушыла. Шушы көннәрдә барлык хезмәткәрләр чуаш телендәге район газетасына язып куйдылар.
Бүген Язылучылар көне районның тагын берничә мәктәпкәчә учреждениесендә уза. Сез дә кушылыгыз. Барлык сораулар буенча 2-36-13 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.