Кечкенә авылда узган зур бәйрәм барлык авылдашларны бергә җыйды.
Авылда мондый чаралар көн саен үткәрелми. Шуңа күрә авылда яшәүчеләр дә, читкә киткән көрнәлеәмзәлеләр дә бәйрәмнән читтә калырга теләмәгән. Узган ял көннәрендә авыл шау-шуга һәм күңел ачуга чумды. Яңа паркта бәйрәм көне буе дәвам итте.
Парк үзара салым акчасына төзелгән. Һәр авыл кешесе аны булдыруга үз өлешен керткән дип әйтергә була. Шуңа күрә аны барлык авылдашлар катнашында бәйрәмчә ачарга карар иттеләр",-диде Колбай-Мораса авыл җирлеге башлыгы Ришат Насыйбуллин.
Парк авыл үзәгендә, элеккеге мәктәп янында урнашкан. Төрле чаралар үткәрү өчен уңайлы сәхнә дә төзелде. Бәйрәмне исә авылның имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Насыйбуллин догалар укып ачып җибәрде. Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов Көрнәле Әмзәдә яшәүчеләрне котлады һәм аларга үз теләкләрен җиткерде. Ә Ришат Насыйбуллин үрнәк авыл кешеләренә, күпьеллык стажы булган гаилә парларына Яр Чаллыда яшәүче авылдашлары Марсель Мингалимовтан бүләкләр тапшырды. Авыл халкының гомуми фикерен тугызынчы унлыкны ваклаган Рамзия Гатина белдерде. Бу көнне район мәдәният бүлеге артистлары һәм авыл үзешчәннәре концерт номерлары белән сөендерде.
Марсель Мингалимов ярдәме белән бәйрәм өстәле әзерләнде. Аны паркта оештырганнар. Авыл халкы тәмле чәй өстәле артында рәхәтләнеп сөйләште. Монда ук планнар турында да фикер алыштылар – авыл халкы беренче белем алган мәктәп бинасын яңартырга карар кылдылар. Һәм бу эшне алар бергәләп башкарырга ниятлиләр. Тауларны бергә күчереп була дип юкка гына әйтмиләр шул.