Нурлат районына “Беренчеләр хәрәкәте" автобусы килде

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Монда алар ике көн – 25 һәм 26 сентябрьдә булачак. "Сәләт" балалар сәнгать мәктәбе базасында алар шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары белән очрашачаклар. Бу чорда 600 укучыны колачлау планлаштырыла. Чаралар программасында активистлар белән очрашулар каралган, алар укучыларны хәрәкәтнең төп юнәлешләре һәм эшчәнлеге, шулай ук республикада һәм илдә яшь буынны үстерү һәм үз-үзеңне тормышка ашыру өчен булдырылган мөмкинлекләр белән таныштырачак. Шулай ук яшүсмерләр өчен төрле үсеш уеннары оештырылачак, мәсәлән, алар, төркемнәргә бүленеп, 8 мәйданчыкта үзләренең комикс героен – Бәхетле яшүсмернең прототибын булдырачак.

Беренче очрашу бүген, 25 сентябрьдә, көннең беренче яртысында шәһәрнең 1, 2, 4нче мәктәп укучылары белән узды. Хәрәкәт активистларын һәм яшь нурлатлыларны балалар сәнгать мәктәбендә район Башлыгы Дамир Ишкинеев та сәламләде. Ул «Беренчеләр хәрәкәте» маршрут туры җитәкчесе Алена Бакирова белән бергә мәйданчыкларга бара, укучыларның эшен күзәтә, алар белән аралаша һәм үзенең Телеграм-каналында туры эфирга чыга.

 

"Безнең яшьләр бик файдалы тәҗрибә тупларлар, команда эшен өйрәнерләр, яңа белемнәр алырлар дип уйлыйм. Республика командасы үз идеяләрен һәм эшләнмәләрен алып килде, минемчә, районда «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар чараларыннан соң күпкә күбрәк булачак. Безнең район өчен бу бик мөһим чара», - диде Дамир Азатович.

Нурлат районында "Беренчеләр хәрәкәте" агымдагы елның мартында эшли башлады, Хәрәкәтнең җирле бүлекчәсе Советы рәисе-Алия Вәлиуллина. Бу вакыт эчендә районда бик күп чаралар узды.

"Безнең районда хәрәкәтнең 17 беренчел бүлекчәсе ачылды, аларның саны арта бара. Чаралар яшь нурлатлыларны күбрәк колачлый бара, һәм аларга бу бик ошый, чөнки биредә балалар инициативасы, иҗаты хуплана», – дип аңлатма бирде ул.

Маршрут туры 4 сентябрьдә башланды, ул агымдагы елның 13 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә бөтен республика буенча 22 меңнән артык бала, яшүсмер һәм яшьләрне колачлау планлаштырыла. Ул планлаштырылган проектларны һәм чараларны файдалы программалар һәм үсеш уеннары аша яктырту өчен үткәрелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International