- Бер кеше һәлак булды, – диде районара янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Альмарис Талипов, шул фаҗигале вакыйганы искә төшереп: - 2022 елның декабрь башында янгын Тимер юлчылар микрорайонында шәхси секторда чыккан иде. Җылыту миченең төтен чыгару урыны дөрес төзелмәгәнлектән, мунча тулысынча янып беткән, хуҗа үзе дә һәлак булган.
Җылыту чорында янгыннарның төп сәбәпләре – җылыту мичен эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, төтен чыгару юлының төзек булмавы, тулаем алганда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өстән-өстән карау-электр җиһазларын дөрес монтажламау һәм эксплуатацияләмәү, ут белән саксыз эш итү, шул исәптән алкоголь исереклегендә һ.б. 6 торак йорт, 10 йорт яны корылмасы, 14 корылма, 2 берәмлек автотранспорт техникасы җимерелгән. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле, бу гыйнварда янгын сүндерү мичен эксплуатацияләгәндә милек белән торак йорт тулысынча янып беткән.
- Янгын чыгуга юл куймас өчен, кагыйдәләрне үтәргә кирәк: ярыклары һәм җимерекләре булган мичләрне эксплуатацияләмәскә, мич алдында идәнгә буялмаган металл калай кадакланырга тиеш. Мич янында янучан материаллар тупларга, утын киптерергә ярамый, – дип киңәш итә Альмарис Талипов.
Җылылык бирү сезоны башланды, ләкин көндез һава торышы җылы. Моннан файдаланыгыз һәм электр хуҗалыгын тикшерегез, җылыту мичләрен ремонтлагыз һәм ревизияләгез, мичләрне чистартыгыз. Районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге мөмкин булганча автоном янгын хәбәр иткечләрне урнаштырырга киңәш итә.