Бу уку елыннан «Ледок»та сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар да хоккей белән шөгыльләнә ала.
Бу хакта без спорт мәктәбе директоры Александр Елагин белән сөйләштек. - Александр Владимирович, Нурлат өчен адаптив хоккей яңа күренеш. Һичшиксез, спорт мәктәбендә мондый бүлек ачу карарына килү бик сөенечле.
Татарстан Рәисенең инициативасы белән Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Хәзер республиканың барлык районнарында мөмкинлекләре чикле балалар өчен мондый бүлекчәләр эшли башлады. "Ледок" спорт мәктәбендә яңа уку елы башыннан следж-хоккей һәм махсус хоккей буенча төркемнәргә җыю бара. Аларда 7-17 яшьлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар шөгыльләнә алачак, һәркайсына 15әр бала йөриячәк дип планлаштырыла.
Следж-хоккейны башкача чаналы хоккей дип тә атыйлар. Аны терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган кешеләр башкара ала. Хоккейда алар чанада һәм махсус таяклар белән уйныйлар. Бу таяклар шайбага сугуга һәм боз өстендә хәрәкәт итүгә ярдәм итә. Ә махсус хоккей, нигездә, психик тайпылышлы кешеләр өчен. Мәсәлән, Даун синдромы булган балалар аны бик теләп башкаралар. Махсус хоккей өчен төркем тупланган инде, хәзер следж-хоккейга балалар җыю дәвам итә.Чаналар, таяклар һәм форма бушлай бирелә, дәресләр өчен дә түләргә кирәкми. Алар атнага 4 тапкыр узачак, шуларның икесе – гомуми физик әзерлек буенча – залда, икесе-бозда.
Спорт мәктәбендә балалар белән профессиональ тренерлар шөгыльләнә. Адаптив төркемнәрдә эшләү өчен алар махсус укыту, семинарларда өстәмә әзерлек үттеләр. Татарстанда следж-хоккей популярлаша бара. Моңа, әлбәттә, бу спорт төрен Паралимпия уеннары программасына кертү дә ярдәм итә. Бу инвалид коляскасында көне буе үткәрергә мәҗбүр булган балалар өчен стимул. Төркемгә язылырга теләүчеләр 2-21-61, 8-927-498-67-00 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.