Шушы көннәрдә мөселман зиратында чираттагы өмә узды.
"Кормыш" ТОС территориясендә яшәүче халык мөселман зиратында өмә оештырды.
Имам-хатыйб Габделхак хәзрәт Шәяхмәтов һәм зират караучысы Минталип Кәримов җитәкчелегендә эш оешкан рәвештә бара, өмәдә өлкәннәр белән бергә яшьләр дә эшли.
Бергәләп зират территориясен тәртипкә китерделәр. Изге эшне дога белән тәмамладылар.
"Бездә "Кормыш" ТОС территориясендә эш сөючән кешеләр яши. Менә чираттагы өмәдә дә мөселман зиратында халык күп булды. Халык шулай ук йорт яны территориясендәге йортлары янында җыештыра. Спорт мәйданчыкларында да чисталык урнаштырабыз. Мондый 2 өмәне үткәрдек инде, анда шәһәрнең 4нче мәктәбе укучылары да катнашты. Халыкка рәхмәт!”- дип билгеләп үтте ТОС җитәкчесе Рауза Ханеня.