Тантаналы ачылыш Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев катнашында узды.
Тельман урамындагы 16нчы һәм Электростанция урамы 3нче күп фатирлы йортларны «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзелгән төзекләндерелгән заманча ишегалды берләштерде. Берничә ай эчендә ишегалды танымаслык дәрәҗәдә үзгәрде - монда хәзер тигез юллар, уңайлы машина кую урыннары, эскәмияләр, келәмнәр өчен кагар урын, шулай ук төрле яшьтәге балалар өчен уен комплекслары бар. Яңа балалар мәйданчыгы барлыкка килгәннән бирле, монда балалар тавышлары тынмый. Ә ишегалды ачылу бәйрәме һәркем өчен-балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә чын бәйрәмгә әверелде.
Монда мәдәният хезмәткәрләре алар өчен төрле уеннар, мастер-класслар оештырды.
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев төзекләндерелгән ишегалды ачылу белән котлады.
Быел Нурлатта «Безнең ишегалды» программасы буенча 17 ишегалды территориясе төзекләндерелде. Алар барысы төзелеш формалары белән кызыклы, бер ишегалды да икенчесенә охшамаган. Аларда һәрвакыт бик күп кеше, күп балалар ял итә. Мондый искиткеч файдалы программа өчен Татарстан Республикасы Рәисенә рәхмәт", - дип билгеләп үтте Дамир Азатович.
Бәйрәмдә «Престиж» һәм «Эталон» идарәче компанияләре җитәкчеләре Александр Савинов һәм Марина Демидова да катнашты. Барлык яшәүчеләр исеменнән рәхмәт сүзләрен Электростанция урамдагы 3нче йортта яшәүче Серафима Казакова белдерде.
"Бик зур рәхмәт. Төзекләндерү вакытында теләкләребезне дә исәпкә алуыгыз өчен рәхмәт. Барысы да без теләгәнчә килеп чыкты. Балалар шатлана, без-олылар, канәгать", - диде ул.
Чара күңелле концерт номерлары, күңелле уеннар һәм чәй эчү белән дәвам итте