Нурлат медицина хезмәткәрләре йөзү буенча ярышларда беренче урынны яулады

2023 елның 22 сентябре, җомга

Казанда ике көн дәвамында медицина хезмәткәрләренең республика спартакиадасы уза.

Кичә алар йөзү, бадминтон, теннис, волейбол кебек дисциплиналарда ярыштылар. Беренче ярыш көне нурлатлылар өчен уңышлы булды йөзүдә алар 1нче, волейболда (хатын – кызлар командасы) 2нче урыннарны алдылар.

"Безнең командада 30лап кеше бар. Алар барысы да физик яктан әзер, чөнки спорт белән дус», – дип хәбәр итте Нурлат үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Татьяна Соренкова.

Спартакиада дәвам итә. Бүген медицина хезмәткәрләре җиңел атлетикада һәм аркан тартышуда ярышалар. Гомумән, ярышлар Казанның өч мәйданчыгында уза. Чараның тантаналы ачылышы, ябылышы Казанның Үзәк стадионында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International