Кичә 1нче шәһәр мәктәбе укучылары Kazan Digital Week 2023 халыкара форумында катнашты.
Алар өчен экскурсия үткәрелде, анда балалар IT-эшләнмәләрнең яңалыклары белән таныштылар, пилотсыз мини-автомобильләр ярышларын карадылар, кибер куркынычсызлык өлкәсендәге эшләнмәләр белән таныштылар.
Шулай ук укучылар үз проектларын тәкъдим иттеләр. Йомгаклауда балалар өчен Бәширов исемендәге IT паркына экскурсия оештырылды.