Нурлатлылар «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә алачак.
29 сентябрьдә Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм көне узачак.
Нурлатта кабул итүләр «Бердәм Россия»партиясенең Нурлат җирле бүлегендә оештырылачак. Көн дәвамында район халкы нотариус, адвокат, СФР белгече һәм БТИ юристыннан ярдәм ала алачак.
Кабул итүгә 2-28-24 телефоны буенча язылырга мөмкин.