Бу юлы алар ветеран Сафин Мөхтәр Гата улының тол хатыны Асия Фәхретдин кызы янына килделәр

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Чарада Нурлат шәһәре Советы депутаты Ольга Пакшина, «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Оксана Ермилова һәм Яшь Гвардия активистлары катнашты.

Шулай ук алар мобилизацияләнгән сугышчының әнисе Саймукова Екатерина Петровнаның да барып хәлен белделәр. Сәламәтлек теләү белән бергә хатын-кызларга азык-төлек пакетлары тапшырдылар.

Партиянең "Игелекле йөрәк” проекты ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, шулай ук мөмкинлекләре чикле кешеләргә, картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә, гаиләләргә һәм игътибарга мохтаҗ булган башка кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Нурлатта «Игелекле йөрәк» җирле партия проекты 6 ел дәвамында тормышка ашырыла. Проект кысаларында Нурлат бердәмроссиялеләре төрле чаралар, акцияләр үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International