Нурлат җылылык челтәрләре үз кулланучыларына җылылык бирде - социаль һәм мәгариф учреждениеләре, күп фатирлы йортлар һ. б.
"Бүген, 21 сентябрьдә, район Башкарма комитеты җитәкчесенең җылыту сезоны башлау турындагы карарын алдык, барлык кулланучыларга җылылык бирелде», – дип хәбәр итте Нурлат җылылык челтәрләре идарәчесе Рамил Шәрәпов.