Бу юлы «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерелгән ишегалдын ачуга Кариев, Тимерҗанов һәм Халиков урамнарындагы кайбер йортларда яшәүчеләр җыелды.
Кичә ишегалды бәйрәмен Кариев урамындагы 47 нче, 49 нчы, Халиков урамындагы 46 нчы, 48 нче һәм Тимерҗанов урамындагы 3 нче йортларда яшәүчеләр билгеләп үтте. Район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин сәламләде.
Кызыклы мәдәни-күңел ачу программасы буенча үткән чарага якындагы йортларда яшәүчеләр дә җыелды, чөнки төзекләндерелгән ишегалдының ачылуын барысы да көтте. Яңартылган ишегалды һәркемгә ошады, аеруча балалар сөенде. Чөнки планлаштырганда биредә төрле яшьтәге балалар мәнфәгатьләре каралган-тирбәлешләр, комлык, таулар, турниклар бар... Яшьрәк балалар яңа асфальт юлларда самокатларда һәм велосипедларда йөрүләрен бик теләп башкаралар. Ә өлкәннәр өчен уңайлы эскәмияләр урнаштырылган.
"Без бу җәйдә монда булган барлык үзгәрешләргә бик шат. Чөнки моңа кадәр монда, әйтерсең лә, бер тау-филдән башка бернәрсә дә булмаган. Балалар монда уйнау өчен чиратта тордылар. Ә хәзер күңел ачулар бик күп. Безнең ишегалдында балалар һәрвакыт күп була. Менә бүген дә үзенең икесе белән бертуган апаның кызын да алып килдем. Һәркемгә барысы да ошый", - дип билгеләп үтте ике бала анасы Анна Тимофеева.