Нурлатта яшәүче Гомәр Вәлиев үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Гомәр Габбас улы Вәлиев тугыз балалы гаиләдә туган.

Хатыны Хафизә Миншакировна белән 40 ел бәхетле никахта яшиләр. Гомәр Габбасовичның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар, шулай ук ул хезмәт ветераны.

Балалары, тугыз оныгы һәм җиде оныкчыгы яраткан әтиләре һәм бабайларына лаеклы кайгырту, ихтирам һәм игътибарны күрсәтә.

Гомәр Габбасовичны юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова котлады.

Юбиляр кунакларга шатланды. Башкарма комитет җитәкчесе РФ Президенты Владимир Путинның котлауларын укыды һәм пенсионерны район һәм шәһәр башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән котлады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International