Нурлат гимназиясе командасы футболчылары Мәскәүгә Бөтенроссия ярышларына китте

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә Россия футбол берлегенең мәктәп футбол лигасының беренче Бөтенроссия турниры старт ала.

Россиянең 65 төбәгеннән 96 мәктәп командасы арасында беренче Бөтенроссия ярышларында катнашу хокукына турнирның республика этабында җиңүче булган Нурлат гимназиясе футболчылары командасы да ия булды.

Командалар җирәбәсе 12 сентябрьдә узды. Малайлар һәм кызлар командалары 4 төркемнән торган өч яшь категориясенә бүленә. Төркемнәрдә 4 команда, алар бер түгәрәктә уйнаячак, ә аннан соң һәр төркем җиңүчеләре турнирда плей-офф системасы буенча җиңү өчен көрәшәчәк. Турнир кысаларында барлыгы 240 матч узачак.

Жирәбә салу нәтиҗәсендә безнең кызларның төркем буенча көндәшләре Карачай-Черкес, Ростов – на - Дону һәм Курган өлкәсеннән командалар булачак.

Бүген катнашучыларның килү көне, мандат комиссиясе һәм командалар киңәшмәсе, ә иртәгә ярышлар башланачак.

Кызларыбызга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International