Нурлатта балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

Аның эшендә балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина катнашты.

Нурлатта балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, җәмәгать тәрбиячеләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәйтелгән форматта узды.

Утырышта ике мәсьәлә каралды. Беренчесе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлек начальнигы урынбасары-полиция начальнигы Гомәр Минһаҗев чыгыш ясады. Үз докладында ул быелның 8 аенда балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек торышы турында җентекле статистика китерде.

Аның чыгышыннан соң кайбер конкрет хокук бозу очраклары җентекләп каралды, Илсөяр Хәләлетдин кызы полиция хезмәткәрләрен һәм мәктәп коллективларын тыгыз хезмәттәшлектә эшләргә чакырды.

Ведомствоара социаль патронацияне оештыру турында халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Афанасьева сөйләде. Елена Игоревна билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә районда 55 гаилә социаль-куркыныч хәлдә, аларның 40тан артыгында төп проблема алкоголь белән бәйле. 2020 елдан 62 процентка тотрыклы үсеш күзәтелә. Мондый гаиләләрдә 109 балигъ булмаган бала тәрбияләнүе дә борчылу тудыра.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, мондый гаиләләр барлык ведомство вәкилләренең җентекле контроле астында булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International