"Нурлат-информ" җитәкчесе Сочида уза торган заманча журналистика форумында катнаша

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

Кичә Сочида «Бөтен Россия-2023» XXVII заманча журналистика форумы старт алды.

Анда Россиянең барлык төбәкләреннән меңнән артык журналист катнаша. Делегатлар арасында  «ТАТМЕДИА» филиалы«Нурлат-информ»  җитәкчесе -  баш мөхәррир Резеда Гиняева да бар.

Форум программасында әйдәп баручы массакүләм – мәгълүмат чаралары вәкилләреннән мастер-класслар, лекцияләр, яңа ММЧ проектлары презентацияләре, дискуссияләр, тәҗрибә алмашу, түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләр бар. Форумда докладчылар һәм экспертлар сыйфатында абруйлы сәясәтчеләр, галимнәр, мәдәният эшлеклеләре чыгыш ясаячак.

Форумның эше 23 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International