Нурлат районында хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеменең күчмә тикшерү үткәрү тәртибе турында киңәшмә узды.
Аны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев алып барды.
Нурлат муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме җитәкчесе, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина күчмә тикшерүнең төп бурычларын җиткерде.
"Тикшерү нәтиҗәләре буенча безнең районда хокук бозуларны профилактикалау эшчәнлеген оештыруның торышы турындагы белешмәдә хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында бөтен республикага яңгыраячак. Барлык эшчәнлеккә уңай бәя бирелүен теләп калам", - диде Дамир Ишкинеев.
Районда эшче төркем 3 көн дәвамында эшләячәк.