«Бердәм Россия»нең Нурлат җирле бүлегендә яңа Секретарь сайланды

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Бу вазыйфага Дамир Азат улы Ишкинеев сайланды.

Бүген Нурлатта «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең чираттагы 34нче конференциясе узды.

Партия конференциясендә каралган төп мәсьәлә-Нурлат җирле бүлекчәсе секретарен сайлау. Партия уставына ярашлы, җирле бүлекчә секретаре конференция тарафыннан әлеге вазыйфага җирле сәяси советның вәкаләтләре срогына аның делегатлары арасыннан яшерен тавыш бирү юлы белән альтернатив нигездә сайлана. Тәкъдим ителгән ике кандидатурадан иң күп тавышны Дамир Азатович Ишкинеев җыйды.

Конференциядә катнашучылар Дамир Ишкинеевны Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге башлыгы – «Нурлат муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советы рәисе вазифасына тәкъдим итү турында Карар кабул иттеләр. Аннары шулай ук яшерен тавыш бирү юлы белән җирле сәяси советка яңа әгъзалар сайладылар. Бу советка Дамир Ишкинеев, Эльнара Азизова, Николай Липатов, Лилия Кашапова һәм Оксана Ермиловалар керде.

Конференция партия билетларын тапшыру һәм бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International